СПОРТ КӨНДӘЛЕГЕ: җиңел атлетика һәм бадминтон КАМА TYRES шинчы спортчылары Әлмәттә җиңел атлетика һәм бадминтон буенча корпоратив спорт ярышларда катнашты. Призерлар: ✅ 2нче урын:– Әлфия Ратникова (НКШ, 500 метрга йөгерү); ✅ 2нче урын: Иван Чернов (НКШ, 1000 метрга йөгерү). Спортның өч төрен берләштергән ярышта (100 метрга йөгерү, урыннан ераклыкка сикерү, граната ыргыту) Валера Мозокин (НЗГШ) һәм Илнар Вагыйзов (НЗГШ) катнашты. Моннан тыш, Валера Мозокин 3000 метрга йөгерүдә – 7, Радик Әхәтов (ЭШС) 1000 метрга йөгерүдә 6нчы урын яулады. Җиңел атлетика эстафетасында – Екатерина Долбилова, Радик Әхәтов, Әлфия Ратникова, Валера Мозокин, бадминтон ярышында Рөстәм Газизов (НМЗ), Екатерина Долбилова (сәүдә йорты), Олег Хаймин (НКШ) катнашты. 🚲 Спорт чарасы кысаларында уздырылган хәйрия лотереясендә Әлфия Ратникова төп приз – тау велосипеды отты. #KAMATYRES #Ярышлар #Хәйрия #ШинчыСпортчылар